Җәмгыять
16 Февраля 2024, 16:12

Раил МОСТАФИН. Гыйбарәләр

Бәхетле кеше бәхетнең ни икәнен белми.

Раил МОСТАФИН. ГыйбарәләрРаил МОСТАФИН. Гыйбарәләр
Раил МОСТАФИН. Гыйбарәләр

Акыллы башлар арткан саен, юләрләр дә кимеми.

Бәхетле кеше бәхетнең ни икәнен белми.

Бүреләр янындагы эт – бүрегә, этләр янындагы  бүре эткә әйләнә.

Көтелмәгән кунак тизрәк килә.

Пичәт ялганга да ышандыра.

Сорау алырга күнеккән җавап бирүдән курка.

Табибларга күбрәк күренгән саен, чир дә арта.

Тәмугта яшәп карамаган оҗмахта яшәгәнен дә аңламый.

Якын дустан да ерак дошман юк.

Ялкауга эшсезлек тә – эш

Гомер буе баш иеп яшәсәң, гәүдә төзелеше генә түгел, шәүлә төзелеше дә үзгәрә.

Дәшмәүчеләр кимегән саен, лыгырдыклар арта.

Динле булганчы ук, денле бул.

Денсезгә дин өйрәтү – телсезгә тел өйрәтү.

Дөньяга күренер өчен, үзеңнән дә өскә күтәрелергә ирәк.

Дустыңның чынлыгына ышанасың килсә, әҗәткә акча сора.

Елауның башы бик еш көлүдән башлана.

Кеше, акчага якынайган саен, акылыннан ерагая бара.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас