Җәмгыять
16 Февраля 2024, 05:17

Бәләбәйдә Украина мошеннигы тотылган

Егет Уфа колледжларының берсендә укыган һәм халыкны алдау юлы белән җыйган акчаларын Украинага күчереп барган.

Бәләбәйдә Украина мошеннигы тотылганБәләбәйдә Украина мошеннигы тотылган
Бәләбәйдә Украина мошеннигы тотылган

Бәләбәй районы полициясенә бер ир-ат үзеннән 2 миллион сумнан артык акча таләп итүче мошенниклар турында хәбәр итә. Аферистлар аның сим-карта килешүен озайту форсаты белән акчасын таларга теләгәннәр, ләкин каза күрүче полициягә мөрәҗәгать иткән.

Бәләбәй оперативниклары эзләнү барышында Уфа колледжларының берсендә укучы ике студентны игътибарга ала.

Аларның берсе, 19 яшьлек егет, 2022 елның җәендә Россиягә Украинадан килгән була. Аның туган илендәге танышлары колл-үзәктә мошенниклык белән шөгыльләнәләр, һәм егет аларга ярдәм итәргә карар кыла. Ул урланган акчаны Украинага күчерүче карталар һәм счетлар булдыру “эшен” үз өстенә ала. Командасына сыйныфташларын һәм танышларын җыя. Аларның зур өлеше нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен белми дә. Ярдәмчеләре афералардан кергән акчаны 19 яшьлек аферистның счетына җибәрәләр, ә ул аларны Украинага озата.

Әлеге көндә мошенникларның берсе кулга алынган, ә аның ярдәмчесе өй сагы астында.

Чыганак: Русия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Бәләбәйдә Украина мошеннигы тотылган
Бәләбәйдә Украина мошеннигы тотылган
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас