Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 февраль , 11:23

Социаль фонд хезмәткәрләре СВОга ярдәм итә

Фондның Башкортстан бүлекчәсе СВОда катнашучыларга һәм яңа территорияләрдә яшәүчеләргә ярдәмгә 2 миллион сумнан артык акча күчерде.

Социаль фонд хезмәткәрләре СВОга ярдәм итә
Социаль фонд хезмәткәрләре СВОга ярдәм итә

Русия Социаль фондының Башкортстан бүлекчәсе хезмәткәрләре махсус хәрби операция башланганнан соңгы беренче көннәрдән үк хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү өчен хәйрия акцияләрендә катнашалар. Алар даими рәвештә гуманитар ярдәм – дарулар, җылы юрганнар, йон оеклар, мунча сөлгеләре, хуҗалык кирәк-яраклары, гигиена әйберләре, азык-төлек җыялар. Әлеге көнгә фонд коллективы сугышчыларга ярдәм итү өчен ике миллион сумнан артык акча җыйган. Бу сумма хәрбиләребезгә һәм Донбасста яшәүчеләргә ярдәм итүгә китә.

2023 елда волонтерлык эшчәнлегенә Русия Социаль фонды оештырган өлкән буын вәкилләренең аралашу үзәкләренә килүчеләр дә кушылды. Активистлар маскировка челтәрләре үреп, өй тукмачы һәм окоп шәмнәре ясыйлар.

Яңа ел алдыннан хәрбиләргә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы фонд хезмәткәрләренә татлы Яңа ел бүләкләре җибәрергә карар ителде. Аларның гаиләләренә бүләк кәрзиннәре тапшырылды, Яңа ел кичәләренә билетлар сатып алынды.

— СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм чараларын вакытында билгеләү, шулай ук хәйрия акцияләрендә катнашу — безнең иң мөһим бурычларыбызның берсе. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Ватанны саклаучылар сафларында безнең коллегаларыбыз да бар, аларны без бик көтәбез һәм тиздән алар өйләренә исән-сау кайтачакларына ышанабыз, — дип билгеләп үтте СФР бүлекчәсе идарәчесе Фәнил Вахитов.

Фото: www.sfr.gov.ru

Социаль фонд хезмәткәрләре СВОга ярдәм итә
Социаль фонд хезмәткәрләре СВОга ярдәм итә
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: