Җәмгыять
30 Января 2024, 09:55

“Больничный”га китәбезме?

Ел башыннан “больничный”ларның һәм башка пособиеләрнең максималь күләме 49 процентка арттырылды.

“Больничный”га китәбезме?“Больничный”га китәбезме?
“Больничный”га китәбезме?

2024 елда вакытлыча эшкә яраксызлык, йөклелек, бала табу һәм баланы яшь ярымга кадәр карау буенча пособиеләрнең максималь күләме эшләүче ата-аналар өчен 49 процентка арттырылды. Шулай итеп, яшь ярымга кадәр бала карау буенча пособиенең максималь күләме 2024 елда аена 49 мең сумга кадәр арттырылган, узган елны максималь күләм 33 мең сум тәшкил иткән.

Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиенең максималь суммасы 2024 елда аена 122 мең сумнан артык тәшкил итә, 2023 елда ул 83 мең сум чамасы булган. Йөклелек һәм бала табу буенча пособие күләме былтыргы 383 мең сумнан 565 мең сумга кадәр арткан.

Исегезгә төшерәбез, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие күләме авырган кешенең соңгы 2 елдагы хезмәт хакына, хезмәт стажына, шулай ук әлеге оешмада эшләү дәверенең озынлыгына бәйле.

Русия Социаль фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлекчә идарәчесе Фәнил Вахитов белдерүенчә, 2023 елда әлеге пособиеләрне түләү өчен 18,5 миллиард сум акча җибәрелгән. Әлеге түләүләрне 549 мең кеше алган.

Чыганак: Русия Социаль фондының Башкортстан Республикасы буенча матбугат хезмәте.

“Больничный”га китәбезме?
“Больничный”га китәбезме?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас