Җәмгыять
30 Января 2024, 14:19

Башкортстан делегатлары – “Беренчеләр Хәрәкәте” съездында!

Бөтенрусия яшьләр хәрәкәте съездын ачу тантанасында Башкортстаннан 20 делегат катнашты.

Башкортстан делегатлары – “Беренчеләр Хәрәкәте” съездында!Башкортстан делегатлары – “Беренчеләр Хәрәкәте” съездында!
Башкортстан делегатлары – “Беренчеләр Хәрәкәте” съездында!

Мәскәүдә, ВДНХның 57 нче павильонында урнашкан “Белем” җәмгыяте лекториенда бүген “Беренчеләр Хәрәкәте”нең II съезды ачылды. Җыенда Башкортстанның төрле районнарыннан 20 делегат катнаша.

Тантананы хәрәкәтнең идарә рәисе Григорий Гуров ачты. “Беренчеләр Хәрәкәте”нең әлеге съездына Русиянең 89 төбәгеннән 3000 яшь активист җыелды, – диде ул. – Алар Хәрәкәтнең киләчәккә үсеш юнәлешләрен билгеләячәк, аның Федераль Советына делегатлар сайлаячак. Хәрәкәткә әгъза итеп кабул ителү кагыйдәләренә дә үзгәрешләр керәчәк. Аерым алганда, без анда 25 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар кабул ителергә тиеш дип саныйбыз”,  – диде ул.

“Беренчеләр Хәрәкәте”нең тәрбияви әһәмиятен аның эшендә Русия Федерациясенең Хөкүмәт рәисе урынбасары Татьяна Голикованың катнашуы да билгеләп тора. Ул Беренчеләрне сәламләп, аларның быелгы Гаилә елының башлангычында торуын билгеләде. “Хәрәкәт эшендә былтыр 2,5 миллион яшь кеше катнашкан, – диде ул. – Русиядәге 200 мең гаилә Хәрәкәт эшендә актив катнашып килә. Быел аларның саны тагы да артыр дип ышанабыз.”

Тантана барышында “Беренчеләр”нең узган елгы эш нәтиҗәләрен чагылдырган берничә тематик ролик күрсәтелде. Шундый кыска вакыт эчендә хәрәкәт 4 миллионнан артык кешене берләштерә алган: аның составына 49 балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмасы, 89 төбәк һәм 43 мең беренчел бүлекчә керә. Съезд делегатларын хәтта космостан да сәламләделәр. Русия космонавтлары Олег Кононенко, Николай Чуб һәм Константин Борисов котлау сәламен космоста, җирдән 400 километрдан артык биеклектә яздырганнар.

Башкортстанның Уфа районыннан сайланган делегат Самира Арсланова форум программасының бик бай һәм тулы булуын билгеләп үтте. Яшьләрне биредә төрле стратегик сессияләр, мастер-класслар, кызыклы очрашулар һәм экскурсияләр көтә.

Съезд үз эшен “Россия” Халыкара күргәзмә-форумында 1 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Башкортстан делегатлары – “Беренчеләр Хәрәкәте” съездында!
Башкортстан делегатлары – “Беренчеләр Хәрәкәте” съездында!
Башкортстан делегатлары – “Беренчеләр Хәрәкәте” съездында!
Башкортстан делегатлары – “Беренчеләр Хәрәкәте” съездында!
Башкортстан делегатлары – “Беренчеләр Хәрәкәте” съездында!
Башкортстан делегатлары – “Беренчеләр Хәрәкәте” съездында!
Башкортстан делегатлары – “Беренчеләр Хәрәкәте” съездында!
Башкортстан делегатлары – “Беренчеләр Хәрәкәте” съездында!
Башкортстан делегатлары – “Беренчеләр Хәрәкәте” съездында!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас