Җәмгыять
26 Января 2024, 17:29

Гали ГАТАУЛЛИН. Бәхет – ике бәхетсезлек арасы

Кеше гомере – бер саплам җеп. Шуның белән теләсә нәрсә тек.

Гали ГАТАУЛЛИН. Бәхет – ике бәхетсезлек арасыГали ГАТАУЛЛИН. Бәхет – ике бәхетсезлек арасы
Гали ГАТАУЛЛИН. Бәхет – ике бәхетсезлек арасы

Затлы киемне затсыз да кия.

Ришвәтчеләрне элек тоттылар, ә хәзер йомшак креслога утырталар.

Партия секретаре мулла булды, бюро әгъзалары кибет ачтылар, ә гади коммунистлар биржага бастылар.

Черкиләр алдында чебен дә түрә.

Түгәрәк өстәлнең дә түрен табучылар бар.

Кыштан соң яз килсә дә, картлыктан соң яшьлек килми.

Кечкенә өстәлдә аз сый да мул күренә.

Аз капкан кешенең дә күп ашавы мөмкин.

Бәхет – ике бәхетсезлек арасы.

Тотабыз без ураза. Тотмас идек ураза, демократлар булмаса.

Икейөзле дусың белән көлешкәнче, дошманың белән ызгыш.

Белемле, бәлки, берне егар, акчалы меңне егар.

Кеше гомере – бер саплам җеп. Шуның белән теләсә нәрсә тек.

Тапкан түгел, тураган белә, диләр. Ләкин тапкан ничек турарга икәнен яхшырак белә.

Хатыннан уңмадым дип әйтүчеләрнең хатыннары ирләреннән уңамы икән?

Ир канаты ат булса, солдат канаты туган өеннән килгән хат була.

 

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас