Җәмгыять
25 Января 2024, 09:53

Студентлар көненә – бүләк!

Бүген Уфаның 161нче лицеенда “Техномир” предунивесарие ачылды.

Студентлар көненә – бүләк!Студентлар көненә – бүләк!
Студентлар көненә – бүләк!

2023 елда Уфаның 161 нче лицее республика муниципаль мәгариф оешмалары базасында предуниверсарийлар челтәрен үстерү буенча проектлар конкурсында җиңеп чыкты. Бүген биредә “Техномир” предунивесарие ачылды. Хәзер лицей Уфа Фән һәм технологияләр университеты белән шушы предуниверсарий аша информацион технологияләрне үстерү буенча хезмәттәшлек итәчәк, бу өлкәдә белмнәрне камилләштерәчәк. Лицейның 5 нче сыйныфыннан башлап балалар предуниверсарийда аерым бер юнәлеш буенча махсуслаша ала. Шуларның берсе – технологик юнәлеш. Бүген ул аерым әһәмияткә ия. Шуңа да предуниверсарийны тәмамлагач, абитуриентлар Уфа Фән һәм технологияләр университетының Информатика, математика һәм робототехника институтына, яисә Электротехник инжиниринг институтына укырга кергәндә өстенлекләргә ия булачак.

Бүгенге тантанада Уфаның 161 нче лицее директоры Гөлнара Гыймазетдинова, Уфа Фән һәм технологияләр университетының проректоры Азат Галимханов, “Автоматлаштырылган информацион системаларда инновацион технологияләр”компаниясенең генераль директоры Евгений Логинов чыгыш ясап, студентларны бәйрәмнәре белән котлады.

Фото: Башкортстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.

Студентлар көненә – бүләк!
Студентлар көненә – бүләк!
Студентлар көненә – бүләк!
Студентлар көненә – бүләк!
Студентлар көненә – бүләк!
Студентлар көненә – бүләк!
Студентлар көненә – бүләк!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас