Җәмгыять
21 Января 2024, 02:45

Күмәргәме, юкмы?

Бүген “пролетариат юлбашчысы” В.И. Ленинның вафатына 100 ел тула. Шул уңайдан аны Мавзолейдан чыгарып җирләү кирәклеге турында бәхәсләр куера.

Күмәргәме, юкмы?Күмәргәме, юкмы?
Күмәргәме, юкмы?

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) бу мәсьәләдә тикшеренү үткәргән. Аның нәтиҗәләре буенча, респондентларның 57 проценты “пролетариат юлбашчысы”н Мавзолейдан чыгарып җирләү яклы. Тик моны кайчан эшләргә соң? 30 процент бу эшне кичекмәстән башкарырга кирәк дип саный, 27 процент исә ашыкмыйча, “Ленинны элеккечә хөрмәт иткән буын бакыйлыкка күчкәнче” көтәргә тәкъдим итә.

Респондентларның 33 проценты Ленин җәсәден мавзолейда калдыру яклы. Гомумән алганда, русиялеләрнең 55 проценты бу мәсьәләгә кагылу әлегә кирәк түгел, дип исәпли; 32 процент моны хәзер үк хәл итү яклы.

Белүебезчә, Владимир Ильич Ленин 1924 елның 21 гыйнварында вафат була һәм аның гәүдәсе Мавзолейга куела.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

Күмәргәме, юкмы?
Күмәргәме, юкмы?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас