Җәмгыять
21 Января 2024, 18:01

Акыллы фикерләр

Ахмаклар акылдан язмый.

Акыллы фикерләрАкыллы фикерләр
Акыллы фикерләр

* * *

Тормышта бар да бер-берсе белән бәйле: яшәгәч – эчәсе килә, төшереп алсаң, яшәсе килү көчәя.

 

* * *

Тик бер төрле генә мәхәббәт җавапсыз була. Ул да булса ватанга мәхәббәт.

 

* * *

Кешенең күпме хезмәт хакы алуын белергә теләсәгез, кайда эшләгәнен түгел, ә кайда ял итүен сорагыз.

 

* * *

Тормыш – ул хәрәкәт. Кемдер миенең күзәнәкләрен

хәрәкәтләндерә, икенче берәү колагын селкетә.

 

* * *

Кешенең эчке дөньясы операция өстәлендә әйбәтрәк ачыла.

 

* * *

Әгәр ир-ат гаиләдә баш икән, димәк ул өйләнмәгән.

 

* * *

Сылу, акыллы һәм бай кызга өйләнәсегез килсә, сезгә өч тапкыр өйләнергә туры киләчәк.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас