2023 ел ахырында ипотека алу буенча дәүләт ярдәме программаларына үзгәрешләр кертелде. Аны хәзер яңа кагыйдәләр буенча бирәләр, һәм кайбер программалар 2024 елның җәенә кадәр гамәлдә булачак. Бу үзгәрешләр 6 процентлык ставка белән бирелә торган “Гаилә ипотекасы” программасына да кагылды. Дөрес, әлегә ипотека ставкасы үзгәрешсез калды. Ләкин ул 2024 елның 1 июленә кадәр генә дәвам итә (инвалид балалары булган гаиләләр өчен – 2027 елның 31декабренә кадәр. Әлеге программа буенча кредит барлык гаиләләргә дә бирелми. Моның төгәл шартлары бар:
Ипотекага дәгъва итү өчен гаилә шушы шартларның кимендә берсенә туры килергә тиеш.
Сатып алучының беренче взносы әлегә элеккечә кала һәм торак хакының кимендә 20 процентын тәшкил итә. Ипотеканың максималь суммасы да әлегә үзгәрми: Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә – 12 миллион сум, башка төбәкләр 6 миллион сум тәшкил итә.
Бер зур үзгәреш бар: элек “Гаилә ипотекасы”н ничә тапкыр телисең, шул кадәр алып була иде. Хәзер аңа бер генә тапкыр дәгъва итәргә мөмкин. Икенче тапкырга аны 2023 елның 23 декабренә кадәр дәүләт программалары буенча кредит алган гаиләләр генә юллый ала.
Бу хокукка тагын түбәндәге шартларны үтәүчеләр ия:
“Гаилә ипотекасы” программасында башка үзгәрешләр әлегә күренми.
Фото: объясняем.рф