Җәмгыять
13 Января 2024, 02:18

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Танылган мәгариф, сәнгать һәм җәмәгать эшлеклесе Марат ШӘРИПОВ Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий ХӘБИРОВның рәхмәтенә лаек булды.

Хезмәтенә күрә хөрмәтеХезмәтенә күрә хөрмәте
Хезмәтенә күрә хөрмәте

11 гыйнварда Уфада милләтләшләребезнең традицион очрашуы узды. Бу мәҗлес ел йомгакларына нәтиҗәләр ясауга багышланды. Әлеге очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтае депутаты Заһир Хәкимов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Башкортстан Республикасы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы катнашты. Чыгыш ясаучылар 2023 елдагы милли-мәдәни вакыйгаларга йомгак ясады, 2024 елга эш планы һәм бурычлар буенча фикер алышты.

Ахырда милли оешмаларның актив вәкилләре, мәдәният, мәгариф өлкәсендә фидакарь хезмәт кылучы милләттәшләребезгә Татарстан һәм Башкортстан җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты, “Рамазан” төрки милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Марат Шәрипов та бар иде. Аңа Башкортстан Республикасы җитәкчесе Радий Хәбиров исеменнән “Рәхмәтлелек” дәүләт бүләген Башкортстан Республикасы Дәүләт Корылтае депутаты Заһир Хәкимов тапшырды. Республикабызның мәдәни һәм мәгариф тормышында актив эшчәнлек алып барган Марат Шәриповка киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз!

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

Хезмәтенә күрә хөрмәте
Хезмәтенә күрә хөрмәте
Хезмәтенә күрә хөрмәте
Хезмәтенә күрә хөрмәте
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас