Җәмгыять
12 Января 2024, 14:07

“Тулпар” – җиңүче!

Журналыбыз матбугат чараларында Башкортстандагы дәүләт һәм туган телләр үсешен яктырту буенча үткәрелгән республика конкурсында II урын яулады.  

“Тулпар” – җиңүче!“Тулпар” – җиңүче!
“Тулпар” – җиңүче!

Иртәгә, 13 гыйнварда, Иске Яңа ел гына түгел, Русия матбугаты көне дә билгеләнә. Шул уңайдан Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы республикадагы матбугат чаралары арасында уздырылган төрле конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын уздырды. Җиңүчеләр арасында “Тулпар” журналы һәм “Кызыл таң” гәзите дә бар.

Журналыбыз республика матбугат чараларында Башкортстандагы дәүләт һәм туган телләр үсешен яктырту буенча конкурста II урын яулады.  Беренчелек – “Йәшлек” гәзитендә, өченче урын исә – “Тамаша” журналында. Җиңүчеләр махсус дипломнарны Русиянең Дәүләт Думасы депутаты, Бөтендөнья башкортлары Корылтае рәисе Эльвира АЕТКУЛОВА кулларыннан алды. “Тулпар” бу бүләккә республикадагы татар теле укытучыларының һөнәри һәм иҗади портретларын тудырган язмалар өчен лаек булды.

“Кызыл таң” гәзите редакциясе исә “Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы”н яхшы яктырткан өчен һәм “Алга” мөстәкыйль икътисади зонасы эшчәнлеген яктырткан өчен  бүләкләнде.

Республиканың медиатармак вәкилләрен Матбугат һәм киңкүләм мәгъүлүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев тәбрикләде.

– Медиаберлек – зур бер тату гаилә ул. Республиканың журналистика тармагында 2,5 меңнән артык кеше эшли, аңа басма матбугат кына түгел, электрон мәгълүмат чаралары, телевидение, радио и соцаль челтәрләр дә керә. Безнең өчен ел башында билгеләнүче Русия матбугаты көне – нәтиҗә ясап, алдагы елга көч-илһам, юнәлеш алу мөмкинлеге ул, – диде җитәкче.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

“Тулпар” – җиңүче!
“Тулпар” – җиңүче!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас