Җәмгыять
11 Января 2024, 05:55

Чиләбеләр – Башкортстан басмалары лауреатлары

Рәшит Хәкимов һәм Урал Колышов «Ватандаш» журналының һәм «Башкортостан» гәзитенең 2023 ел лауреатлары булып танылды.

Чиләбеләр – Башкортстан басмалары лауреатларыЧиләбеләр – Башкортстан басмалары лауреатлары
Чиләбеләр – Башкортстан басмалары лауреатлары

Уфаның Матбугат йортында узган тантанада «Ватандаш» журналы һәм «Башкортстан» гәзите лауреатлары бүләкләнде. Алар арасында Чиләбе өлкәсеннән ике башкорт язучысы да бар иде. Бу хакта Башкортстан Республикасының тышкы икътисади бәйләнешләр министры Маргарита Булычева сөйләде.

– Башкортстан язучылары һәм шагыйрьләренең иҗаты туган төягеннән тыш, чит илләрдә дә югары бәяләнә. Мәсәлән, Белоруссия башкаласы Минскның Язучылар паркында хәзер күренекле башкорт язучысы Һәдия Дәүләтшина истәлегенә каен үсә. Төбәктән читтә яшәгән башкорт авторларының ижатына һәрьяклы ярдәм итәбез, чөнки халыкның тарихи-мәдәни мирасын саклап калу, аны яңа исемнәр белән баету – безнең төп бурычыбыз, – диде Маргарита Булычева.

Башкортстан Республикасының Чиләбе өлкәсендәге вәкиле Әлфир Баемов лауреатларны мактаулы исем алулары белән котлады, иҗади уңышлар теләде, үз планнары белән уртаклашты.

– Башкортстан Русиянең башка төбәкләрендә яшәгән әдәбиятчыларга ярдәм күрсәтә. Башкортстан басмалары Чиләбе өлкәсе авторларының ижатын бастыру өчен ачык. «Акбузат», «Аманат», «Ватандаш» журналлары, «Башкортостан» газетасы аларга багышлап махсус саннар һәм кушымталар чыгарды. Башкортстан «Китап» нәшриятының 2024 елгы планына Чиләбе авторларының берничә китабы кертелгән. Алар озакламый нәшер ителәчәк. Моннан тыш, төбәк һәм район китапханәләре башкорт телендәге матбугат белән тәэмин ителәчәк, – дип билгеләде Әлфир Баемов.

Лауреатларның берсе – язучы Рәшит Хәкимов. Ул «Ватандаш» журналының биш санында мәгърифәтче, дин, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Мөхәмәтгали Габидулла улы Корбангалиевнең тормышына багышланган «Япон-мулла яки имамның авыр юлы» тарихи романын бастырып чыгарган. Әсәр 2023 елгы башкорт әдәбиятының яңа ачышы буларак танылу яулады.

Шулай ук Чиләбе өлкәсенең Сосновка районнан язучы һәм туган якны өйрәнүче Урал Колышов Чиләбе өлкәсендә башкорт тарихын, мәдәниятен һәм әдәбиятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Башкортстан» гәзитенең ел лауреаты исеменә лаек булды.

Чыганак: https://pravitelstvorb.ru/news/22712/

Чиләбеләр – Башкортстан басмалары лауреатлары
Чиләбеләр – Башкортстан басмалары лауреатлары
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас