2023 ел ахырында ипотека алу буенча дәүләт ярдәме программаларына үзгәрешләр кертелде. Аны хәзер яңа кагыйдәләр буенча бирәләр, һәм кайбер программалар 2024 елның җәенә кадәр гамәлдә булачак. Иң беренче чиратта, бу үзгәрешләр 8 процентка кадәрге ставка белән бирелә торган “Льготалы ипотека” программасына кагылды. Элек торлак сатып алучының беренче взносы торак хакының кимендә 20 процентын тәшкил иткән булса, 2024 елдан бу чик 30 процентка кадәр күтәрелде. Моңа кадәр әлеге ипотеканың максималь суммасы Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә – 12 миллион сум, башка төбәкләр өчен 6 миллион сум булса, хәзер бөтен ил буенча 6 миллион сум тәшкил итә. Аңлашыла, соңгы үзгәреш кечкенә шәһәрләрдә яшәргә теләүчеләр өчен сизелмәсә дә, зур мегаполислардан фатир алырга теләүчеләрнең бәкәленә шактый сугачак. Беренче взносның 30 процентка кадәр күтәрелүе закон чыгаручылар фикеренчә, торлак алырга теләүчеләрнең санын киметеп, фатир хакларының төшүенә китерергә тиеш. Тик бер күтәрелгән бәя кабат төшәр микән? Ай-һай...
“Льготалы ипотека” программасында башка үзгәрешләр юк. Аны яңа төзелә торган йорттан фатир алырга, яки яңа йорт төзергә теләгән һәр Русия гражданины алырга мөмкин. Аның яше һәм гаилә хәле биредә мөһим түгел.
Шуны истә тотыгыз: “Льготалы ипотека” программасы буенча тик бер генә тапкыр фатир сатып алырга мөмкин! Әгәр сез икенче тапкыр шушы ук программа буенча фатир алу өчен мөрәҗәгать итсәгез һәм банк моны белеп калса, ипотека ставкасы бермә-бер күтәреләчәк.
Фото: объясняем.рф