Җәмгыять
7 Января 2024, 06:57

Күпбалалы аналар пенсиягә ничек чыга?

Декрет ялындагы вакыт хезмәт стажына керәме? Бу еллар өчен пенсия баллары ничек исәпләнә?

Күпбалалы аналар пенсиягә ничек чыга?Күпбалалы аналар пенсиягә ничек чыга?
Күпбалалы аналар пенсиягә ничек чыга?

Русия Президенты Владимир Путин имзалаган закон буенча күпбалалы әниләр пенсиягә вакытыннан иртәрәк чыга ала: өч бала табып, тәрбияләп үстергәннәр икән – алар 57 яшьтән хаклы ялга чыга. 4 бала табучылар – 56 яшьтә, 5 һәм аннан күбрәк бала табучылар 50 яшьтән үк пенсия ала башларга мөмкин. Моның өчен барлык балалар да 8 яшьтән өлкәнрәк булырга, ә ананың хезмәт стажы 15 елдан да ким булмаска тиеш.

Ерак Төньякта 12 ел эшләп, гомум хезмәт стажы 20 елдан да ким булмаган ике балалы аналар шулай ук 50 яшьтән пенсиягә чыгарга мөмкин. Ерак Төньякка тиңләштерелгән районнарда эшләүчеләр мондагы хезмәт стажы 17 елга җиткәч, шулай ук 50 яшьтән хаклы ялга чыгу хокукына ия була.

1,5 яшькә җиткәнче бала карау вакыты ананың хезмәт стажына керә. Пенсия хисаплаганда шундый 4 период, ягъни 6 ел исәпкә алынырга мөмкин.

Бала тәрбияләгән еллар өчен пенсия коэффициентлары түбәндәгечә исәпләнә:

Беренче бала – 1,8 балл;

Икенче бала – 3,6 балл;

Өченче һәм дүртенче бала – 5,4 балл.

Әгәр ана кеше декрет ялы вакытында эшләгән икән, ул бу еллар өчен пенсияне ничек исәпләргә кирәклеген (эш вакыты итепме, әллә декрет ялы итепме), үзе алдан хәл итәргә тиеш.

Фото: https://ru.freepik.com/

Күпбалалы аналар пенсиягә ничек чыга?
Күпбалалы аналар пенсиягә ничек чыга?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас