+16 °С
Облачно
Чибәрләр итәк астына ир генә түгел, мир дә сыя.
Черкиләр алдында чебен дә түрә.
Химчисткада кием буяу урынына күз буяу белән дә шөгыльләнәләр.
Бер аяк киемен ремонтлатканчы, икенче аяк киемең туза.
Көнбагыш кабыгы – клуб идәннәренә җәелгән палас.
Сәхнә – клубның кеше аягы басмаган утравы.
Егет кеше – яланда, ирләр – аранда.
Хатын каршында ишәк кенә түгел, ир дә ахмак.
Иске машиналарның хакы төшә, белдерүдәге хатыннарның бәясе үсә. Хәзер кызлар борын чейми, арт чөя.
Кулга эләкмәгән асыл кош – беренче мәхәббәт, кулдагы карга – хатының.
Кеше гомере – тишек чүлмәккә салынган су.
Автор фотосы.