Җәмгыять
4 Января 2024, 17:25

Рәфил САМАТОВ. Авылга җан өрүче...

Музыканы бар көченә акыртып, туган авылы урамнары буйлап тәүлек әйләнәсенә диярлек кыйммәтле “тачка”сында бертуктаусыз җилдерә икән.

Рәфил САМАТОВ. Авылга җан өрүче...Рәфил САМАТОВ. Авылга җан өрүче...
Рәфил САМАТОВ. Авылга җан өрүче...

Армия хезмәтеннән соң бер егет зур шәһәргә барып, эшкә урнаша да һәр атна саен авылга кунакка кайтып йөри башлый. Музыканы бар көченә акыртып, туган авылы урамнары буйлап тәүлек әйләнәсенә диярлек кыйммәтле “тачка”сында бертуктаусыз җилдерә икән. Бермәл аны авыл биләмәсе хакимияте башлыгы туктата да:

– Рәшит, кара әле, соңгы арада авыл халкы да бик зарлана башлады, син давай, болай музыка уйнатып, бөтен авылны бер итеп, машинаңда чабулап йөрмә, ярыймы! – ди. Егет тә җавапка кесәгә керә торганнардан булмый:

– Бәй, Гали Галиевич, авылыбыз тәмам сүнеп, үлеп бара бит, мин аңа шулай, аз гына булса да, җан өрергә тырышып йөрим ич, – дип елмая...

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас