+18 °С
Ясно
Русия Социаль фондының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, гыйнвар ае өчен пенсияләр һәм башка социаль түләүләр күнегелгән график буенча – 3 гыйнвардан башлап халыкка таратылачак. Аның конкрет датасы декабрь ае өчен пенсия квитанцияләрендә үк күрсәтелгән иде.
Кредит оешмаларына акчалар күчерү килешүдә билгеләнгән вакытта – 12 гыйнвардан соң башкарыла. Бу хактагы төгәл мәгълүматны “Русия почтасы” бүлекчәләреннән һәм банклардан алырга мөмкин.
Барыгызны да Яңа ел белән!
Фото: https://ru.freepik.com/