

Уфа Фән һәм технологияләр университетының Гуманитар һәм социаль фәннәр институтындагы татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы укытучыларын һәм студентларын якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләр өчен уку йортына Кыш Бабай һәм аның оныгы Карсылу килде. Әйе, әйе, чын Кыш Бабай! Бүләкләр тулы капчыгы да бар! Ул татар-рус бүлегендәге барлык яңалыкларны да яхшы белә икән. Алдынгы студентларны да, аларның казанышларын да, укытучыларның кәефен дә. Кыш Бабай, 2023 елда фәнни эш нәтиҗәләре буенча, кафедра укытучылары һәм студентларының Институтта беренче урын яулавын белеп, капчыгына тәм-томнар белән бергә дипломнар, Мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары, махсус бүләкләр дә төяп килгән иде. Аларның күплегеннән капчык ертылып китәр төсле тоелды. Бу аңлашыла да: чөнки кафедра бер ел эчендә генә Русия дәрәҗәсендәге өч грантка лаек булган. Соңгысы – Русия Президентының фән өлкәсендәге махсус Гранты кафедра магистранты Ләйсән ЙОСЫПОВА өчен зур Яңа ел бүләге булды. Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасының агымдагы елдагы казанышлары белән җентекләп аның җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, доцент Ильмира ЗАРИПОВА таныштырып узды. Гыйльми бәйгеләрдә, иҗади конкурсларда җиңүчеләр, фәнни конференцияләрдә чыгыш ясаучылар, кафедра доценты Марат ШӘРИПОВ җитәкчелегендә эшләп килүче “Сәләт” студентлар театры артистларының берсе дә бүләксез калмады. Әйткәндәй, әлеге театраль тамашаны да “сәләтчеләр” оештырган иде. Кыш Бабай һәм Карсылу рольләрен дә бүлектә белем алучы иҗади гаилә әгъзалары Юлия һәм Айдар ШАКИРОВлар башкарды. Ахырда кунаклар укытучылар һәм кунаклар белән бергә җыелып, фотога төште.
Рәхмәт сезгә, Кыш Бабай һәм Карсылу!
Автор фотолары.