

15 декабрьдә Русиядә “Гаилә белән” дип аталган зур проект старт алды. Ул “Мин балаларга ярдәм итәм” иҗтимагый оешмасы башлангычы белән оештырылды. Проектның мәгълүмати партнеры – Интернет үсеше институты (“ИРИ” АНО). Проект Русия Президенты тарафыннан игълан ителгән Гаилә елына багышланган һәм русиялеләр арасында традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелгән.
Проектның асылы бик гади. Атнага бер тапкыр проектта катнашучы гаиләләр авыр булмаган биремнәр ала. Төп шарт бер – алар бу биремнәрне гаилә белән башкарып чыгарга тиеш. Мәсәлән: бергә кичке аш әзерләргә, музейга барырга яки спорт белән шөгыльләнергә. Аннары гаиләнең биремне ничек үтәгәнен төшергән фоторәсемне #всейсемьей һәм #всейсемьей02 хештэклары белән VK яки Одноклассники социаль челтәрләрендәге шәхси битләргә эләргә кирәк.
Һәр ай ахырында оештыручылар проектта катнашучылар өчен бүләкләр уйнатылачак. Март азагында иң актив гаиләләрне төп кыйммәтле бүләкләр көтә. Алар арасында, мәсәлән, “Гади сәяхәт кенә түгел” проекты кысаларында Русия буенча 100 гаилә белән сәяхәт туры һәм башка шәп бүләкләр бар.
Моннан тыш, проектның барлык биремнәрен дә үтәгән гаиләләр уникаль “Гаилә – ул” электрон вкладышларының эксклюзив коллекциясен дә җыя алачак. Аларны Русия иллюстраторлары Гаилә елы уңаеннан проект өчен махсус иҗат итте.
Шунда ук беренче биремне дә игълан итәбез: бөтен гаилә белән Яңа ел чыршысын бизәргә кирәк!
Проектта балалары булган теләсә кайсы Русия гаиләсе катнаша ала. Моның өчен башта социаль челтәрләрдә түбәндәге сылтамалар аша теркәлү үтәргә кирәк:
Проект турында тулы мәгълүматны всейсемьей.рф рәсми сайты аша алырга мөмкин.
Әйдәгез, проектка кушылып, иң актив һәм тату гаиләләрнең Башкортстаныбызда яшәвен күрсәтик!