+20 °С
Облачно


Әлеге коточмалы хәл 20 декабрьдә булган. Кырмыскалы районында яшәүче ир белән хатын башта икәүләп исерткеч эчемлек эчкәннәр. Берникадәр вакыттан соң хатын ире малларын вакытында ашатмавы өчен җәнҗал чыгарган. Талаш вакытында хатын кулына пычак алып иренең күкрәгенә кадый. Кызуы сүрелгәннән соң хатын тынычлап йокларга ята. Ә зыян күрүче көч-хәл белән верандага чыга, анда аны күршесе күреп кала һәм ашыгыч ярдәм чакыра. Табиблар килгәнче яралы ир “аяк суза”. Ашыгыч ярдәм табиблары аның үлгән булуын раслый.
Хатынга – 39, иргә – 52 яшь. Хатынга бик озак вакытка ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Тикшерү комитеты фотосы.