+24 °С
Облачно


Бу хәл башкаланың Совет районы Бессонов урамында булган. Алты хулиган җыелышып 47 яшьлек ирне кыйнаганнар. Каршылык башта каршы сүз әйтешүдән башланган. Аннан дөмбәсләшүгә кадәр барып җиткән. Ирне бик каты кыйнаганнар. Зыян күрүче суд-медицина экспертизасына мөрәҗәгать иткән. Аның нәтиҗәсе буенча карар кабул ителәчәк. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.
Конфликтта катнашучы алты егетнең дә кемлекләре ачыкланган һәм алар барысы да тоткарланганнар. Сугыш чукмарларына карата “Вак хулиганлык” мәддәсе буенча административ эш ачылган.
Фото: ufacitynews.ru