

Әлеге вакыйга 19 сентябрьгә каршы төндә Уфаның Киров районында булган. 24 яшьлек Данил Ф. дуслары белән алкоголь эчә, ә өенә кайткач, әнисе янында җәнҗалчы 56 яшьлек танышы килгәнен күрә. Әнисе сүзләренә караганда, әлеге ир аңа элегрәк торбалар алыштырырга ярдәм иткән булган, ә тегесе аннан соң даими рәвештә чакырусыз килеп, әле акча, әле спиртлы эчемлекләр таләп иткән. Исерек вакытларында суккан чаклары да булган. Кертмәсә, ишеккә типкән, подъездда тавыш чыгарган.
Шундый чакларның берсендә улы кайтып җәнҗалчыны кыйнап ташлаган. Артыграк кыйнаган, чөнки суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре буенча, мәрхүмнең баш сөяге һәм күкрәк читлеге җәрәхәтләнгән, бик күп кабыргалары сынган, умыртка дисклары аерылган.
Нәтиҗәдә хәзер Данилга 15 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Шул ук вакытта йомшарткыч дәлилләре дә бар: зыян күрүченең үз-үзен тотышы, шулай ук җәнҗалчының заманында әтисен кыйнаганы өчен колониядә утырып чыгуы.
Вакыйгаларның ничек тәмамлануын хәбәр итәрбез.
. Фото: “Башкортостан” ДТРК видеосюжетыннан скрин.