

Башкортстанның Чишмә район судында күпбалалы әни, танылган блогер Диана СӘФӘРОВА һәлак булган юл-транспорт фаҗигасе турындагы эш буенча чираттагы утырыш узды. Зыян күргән як адвокаты әйтүенчә, гаепләнүче Вадим ЛАТЫЙПОВ гаебен өлешчә генә таныды. Ул тик юл-транспорт һәлакәте урыныннан качу фактын гына раслады. Шул ук вакытта һәлакәт вакытында исерек булуын ул катгый кире какты.
Адвокаты әйтүенчә, Вадим Латыйпов юл-транспорт фаҗигасендә нәкъ менә һәлак булган Диана Сәфәрованы гаепли. Имеш, Диана машинасының тизлеген кискен арттырып, үзен узарга комачаулый һәм авариягә сәбәпче була. Сеңлесенең якты исемен яклап Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев та үз фикерен белдерде.
Суд үз эшен дәвам итә.
Фото: Башкортстанның юл хәвефсезлеге хезмәте.