Җәмгыять
21 Декабря 2023, 17:53

Яшьләр сәясәттә кайный

Премьер-министр урынбасары Азат Бадранов яшьләр алдында чыгыш ясады.

Яшьләр сәясәттә кайныйЯшьләр сәясәттә кайный
Яшьләр сәясәттә кайный

Уфада яшьләр сәясәте форумы эшен тәмамлады. Яшьләр сәясәте көннәре 19 декабрь башланган иде. Ул ике мәйданда: Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты һәм “Торатау” Конгресс-холлында узды.

21 декабрь эш төрле мәйданнарда дәвам итте. Психологлар яшьләр сәясәте өлкәсендә дигән форум, Медиа-өлкәдә белгечләр мәктәбе, Яшьлек Смарт+ өлге мәктәбе форумнары үтте. Шулай ук Бөтенрусия яшьләр проектларында җиңүчеләр белән очрашу узды. Башкортстанның яшь гаиләләре форумы оештырылды. Аерым мәйданда республиканың ихтыярыйлар форумы, “Яшьлек бизнес” дип аталган яшь эшкуарларга төбәкара ярдәм күрсәтү программасы тикшерелде.

“Яшьләр сәясәте көннәре” кысасында “Яшьләр вакыты” дип исемләнгән беренче республика премиясен тапшыру чарасы узды. Чара алдыннан премьер-министр урынбасары Азат Бадранов чыгыш ясады. Анда ул СВОдагы тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Азат Бадранов шулай ук Республика йортында Яшьләр сәясәте лигасының 21 активистына Рәхмәт хатлары тапшырды.

 

Республика хөкүмәтенең матбугат үзәге фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас