Җәмгыять
19 Декабря 2023, 05:16

Яугирләр исеме мәңгеләштерелә

Кичә Махсус хәрби операциядә һәлак булган Сергей ОНИН яшәгән йортка һәм Уфаның ул укыган 17 нче мәктәбенә истәлекле тактаташлар куелды.

Яугирләр исеме мәңгеләштереләЯугирләр исеме мәңгеләштерелә
Яугирләр исеме мәңгеләштерелә

Әлеге эш Русия Президенты Владимир Путин һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан игълан ителгән Махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булучыларның исемнәрен мәңгеләштерү чаралары буенча башкарыла. Кичә Уфаның Гагарин урамындагы 36/1 санлы йортта һәм Сергей Александрович ОНИН укыган 17 мәктәпкә яугир истәлегенә такташ ачылды.

Сергей ОНИН 1975 елның 30 гыйнварында Уфада дөньяга килә. 17 мәктәпне тәмамлагач, һөнәри-техник училище тәмамлап, “суыткыч корылмалар машинисты” дигән белгечлек ала.1993-1994 елларда хәрби хезмәттә була. Аннан кайткач, саклау белән шөгыльләнүче предприятиедә эшләгән.

Быел март аенда С.А. ОНИН контракт буенча үзе теләп Махсус хәрби операция зонасына киткән, укчы – гранатометчы ярдәмчесе вазыйфасын башкарган. 11 июньдә яу кырында алган яраларыннан арына алмыйча, Хәрби-медицина академиясендә вафат булган. 21 июньдә Уфаның Көньяк зиратында җирләнгән.

         Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

Яугирләр исеме мәңгеләштерелә
Яугирләр исеме мәңгеләштерелә
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас