Җәмгыять
18 Декабря 2023, 16:37

Итне дә яндыралар

Уфа аэропортында Таҗикстан пассажирлары  ит алып керергә тырышып караганнар.

Итне дә яндыраларИтне дә яндыралар
Итне дә яндыралар

Уфа” аэропортында Таҗикстаннан Башкортстан башкаласына килгән пассажирлар ит белән тоткарланган. Аларның багажында һәм кул йөгендә хайван ите табылган. Бу хакта Россельхознадзорның Башкортстан  буенча идарәсенең  матбугат хезмәте хәбәр итә. Аңа караганда, барлыгы 16,2 кг ит табылган. Пассажирларның продукт кертү өчен бернинди ветеринария документлары да булмаган. Шуңа бәйле рәвештә ветеринария күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре дәүләт чигендә итләрне алганнар  һәм юкка чыгару өчен яндырырга җибәргәннәр. Нинди мал ите булуы турында хәбәр юк. Шулай итеп, таҗикларга туган якларыннан алып килгән  итне ашау бәхете тимәячәк, сатып алып ашарга туры киләчәк.

 

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас