Җәмгыять
18 Декабря 2023, 13:06

11 кеше авариядә каза күргән

Бүген Уфа районындагы Алексеевка авылы янында балалар утырткан экскурсия автобусы самосвал өстенә килеп менгән.

11 кеше авариядә каза күргән11 кеше авариядә каза күргән
11 кеше авариядә каза күргән

Бүген көндез Уфа янындагы Алексеевка авылыннан бер чакрым ераклыкта балаларны Карамель фабрикасына алып баручы Higer автобусы “Шакман” йөк машинасы өстенә килеп менә. Самосвал сулга борылу өчен туктаган була. Автобус шоферы аңлатуынча, барысына да көчле бозлавык гаепле. Ул тормозларга баса, ләкин автобусны уңга-сулга болгый башлый. Аннары шофер бәрелүнең төп көчен үзенә алу өчен, рульне уңга таба бора. Ләкин балалар барыбер җәрәхәтләнә.

Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, бу вакытта автобуста 25 кеше була. Шуланың 11е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала һәм Уфа хастаханәләренә озатыла. Автобус шоферы үзен дә Уфаның 21 нче хастаханәсендә ителә. Каза күрүчеләргә ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен 5 медицина бригадасы җәлеп ителә.

Әлеге вакытта  Башкортстан прокуратурасы авария буенча тикшерү эше алып бара.

Тагы бер тапкыр кабатлыйбыз: бүгенге катлаулы һава торышы шартларында юлга чыгарга ашыкмагыз! Үзегезне саклагыз!

Фото: Башкортстан прокуратурасы.

11 кеше авариядә каза күргән
11 кеше авариядә каза күргән
11 кеше авариядә каза күргән
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас