Җәмгыять
17 Декабря 2023, 12:51

2023 елның чемпионы билгеле

15 декабрьдә “Торатау” Конгресс-холында Башкорт ачык КВН лигасының финалы узды

2023 елның чемпионы билгеле2023 елның чемпионы билгеле
2023 елның чемпионы билгеле

Финалда чемпион исеме өчен дүрт команда – “Карак” (Уфа), “Әфлисун” (Уфа), “Уфтанма” (Сибай) һәм “Йыуаса” (Сибай) көрәште. Бу командалар “Фристайл”, “Видеороликлар”, “Йолдыз белән” конкурсларында көч сынашты.

Нәтиҗәдә, III урынны – “Йыуаса”, II урынны “Әфлисун” командалары яулады. Ә инде I урынга һәм Башкорт ачык шаяннар һәм тапкырлар клубы лигасының чемпионы исеменә тигез баллар белән “Карак” (Уфа)  һәм “Уфтанма” (Сибай) командалары лаек булды! Шаяннар һәм тапкырлар клубының финалы 14 декабрьдә узган Башкорт теле көне уңаеннан оештырылды.

Киләсе елга кадәр, дуслар! Мизгел өчен зур рәхмәт!

Чыганак: https://vk.com/bashligakvn

2023 елның чемпионы билгеле
2023 елның чемпионы билгеле
2023 елның чемпионы билгеле
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас