

Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды соңгы биш елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. 2019 елдан бирле әлеге автоном оешма телне популярлаштыру өлкәсендә зур эш алып бара. Соңгы биш елда оешма шәһәр, республика дәрәҗәсендә генә түгел, ә бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге чаралар үткәрә.
2019 елдан башкорт теленнән диктант ел саен үткәрелеп килә һәм халыкара дәрәҗәгә чыкты. 2023 елда бөтен дөнья буйлап 340 333 кеше башкорт телендә диктант яздылар. Шулай ук 2023 елда онлайн форматында халыкара дәрәҗәдәге башкорт теле буенча олимпиада узды. Чарада Русиянең 67 төбәге, 23 ил вәкилләре катнашты. Биш көн дәвамында барлыгы 27 614 кеше үз белемнәрен тикшерде: шуларның 17 557се – башлангыч дәрәҗәдә, 8843е – ирекле сөйләшүче дәрәҗәсендә, 1214 кеше диалект кимәлендә телне белә иде.
Шулай ук быел оештырылган “Китап бәйрәме”, “Әйдә, уйныйбыз” кебек республикакүләм чараларга да башкорт телендәге эшләнмәләр, китаплар чыгарылды.
Башкорт телен өйрәнергә теләүчеләр өчен “Эшлекле башкорт теле”, рәсми гаризалар язу өчен “Яңа караш: башкорт теле 2.0” балалар бакчасы өчен “Әкияттә кунакта” уку әсбаплары булдырылды. Телевидение һәм интернет-медиа өчен «Бергә башкортча», «Башкорт теленә яңа караш» сериаллары төшерелгән. Ике сериал үзара бәйләнгән, беренчесе - өлкәнрәк аудитория өчен, икенчесе яшүсмерләр өчен тәгаенләнгән.
Эчке туризмны үстерүгә юнәлтелгән «Блог-тур» проекты да киң популярлык яулады.. Яшьләр белән эшләүдә популяр юнәлешләрнең берсе - «Асылташ» форумы, ул 2017 елдан бирле уздырыла. Чараның максаты - республика тарихын, мәдәниятне, телне популярлаштыру.
2023 елның сентябрендә һәркем тел үсешенә үз өлешен кертергә мөмкинлеген алды: теләге булган һәркем үз идеясе буенча проект төзеп, финанс ярдәме алырга мөмкин. Конкурсның икенче этабына барлыгы 87 проекттан 11 проект сайлап алынды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген үтте.
Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә республиканың мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә Башкорт теле көненә багышланган чаралар уза.
Фото: https://www.bashinform.ru/