Җәмгыять
14 Декабря 2023, 13:25

Мобилизациянең икенче дулкыны булырмы?

Бүген туры эфирда Владимир ПУТИН Русия халкын борчыган төп сорауларның берсенә җавап бирде.

Мобилизациянең икенче дулкыны булырмы?Мобилизациянең икенче дулкыны булырмы?
Мобилизациянең икенче дулкыны булырмы?

Бүген Владимир Путин Русия халкы белән туры эфирда сөйләште. Күп кенә сораулар махсус хәрби операция темасына кагылды. Алып баручылар күпчелек халыкны борчыган сорауны бирде: “Илдә өлешчә мобилизациянең икенче дулкыны булырмы?”

– Былтыр сентябрьдә илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, хәрби хезмәткә 300 мең чамасы кеше алынды. Халык арасында төрле сүзләр йөрде, кайсы көлеп тә карады, янәсе “мобик”лар нәрсә эшли алсын инде. Ә хәзер карагыз, менә дигән итеп сугышалар, алар арасында гына 14 Русия Герое бар, каһарманнар бик күп.

Мобилизациянең икенче тулкынына килгәндә. Махсус хәрби операция вакытында Кораллы көчләргә ирекмәннәр килә башлады. Бу агым әле дә бик зур. Кичәге көнгә саннарны әйтәм: 486 мең кеше контракт төзегән! Һәм халыкның килүе туктамый. Көн саен 1500 кеше килә. Шушындый кыю ир-атлар булганда безгә мобилизация нигә кирәк булсын? – дип җавап бирде Владимир Путин.

Президент сүзләренә караганда, бүген фронт 2000 чакрымнан артыкка сузылган. Махсус операция зонасында 617 мең чамасы яугир хезмәт итә.

Фото: kremlin.ru

Мобилизациянең икенче дулкыны булырмы?
Мобилизациянең икенче дулкыны булырмы?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас