Җәмгыять
12 Декабря 2023, 13:29

Ә сез Конституцияне беләсезме?

Бүген – Русия Конституциясе көне. Шул уңайдан Уфа юридик институты курсантлары һәм тыңлаучылары “Русия Конституциясен белүгә тест” үтте.

Ә сез Конституцияне беләсезме?Ә сез Конституцияне беләсезме?
Ә сез Конституцияне беләсезме?

Бүген бөтен Русия халкы илнең Төп Законы – Конституция көнен билгели. Төгәл 30 ел элек ул бөтенрусия референдумы аркылы кабул ителгән иде. 2020 елның 1 июлендә узган референдум нәтиҗәләре буенча аңа аерым үзгәрешләр кертелде.

Инде сигезенче ел рәттән “Гражданин” Бөтенрусия җәмәгатьчелек оешмасы шул уңайдан “Русия Конституциясен белүгә тест” үткәрә. Ул русиялеләрнең үз хокуклары һәм бурычлары буенча белемен күтәрү, Русия Федерациясенең дәүләт корылышы белән ныклабрак таныштыру максатында уздырыла. Тестны 12 яшьтән өлкәнрәк һәркем уза ала.

Узган 7 ел эчендә әлеге тестны 5,5 миллионнан артык кеше үтте. Былтыр тестта 1 457 659 кеше катнашты һәм уртача 7 балл җыйды. Тест илнең барлык төбәкләрендә һәм 34 чит илдә, барлыгы 7949 мәйданчыкта узып, катнашучыларның 58 процентын хатын-кызлар, 42 процентын ир-атлар тәшкил иткән иде. Быел тестта катнашучылар саны тагы да артып, ул 17243 мәйданчыкта уза.

Әйткәндәй, анда сез дә катнашып, үзегезнең хокук белемегезне тикшерә аласыз. Моның өчен “Гражданин” Бөтенрусия җәмәгатьчелек оешмасы https://гражданин.дети порталына кереп “Пройти тест” пунктына гына басарга кирәк.

Бүген төштән соң Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты курсантлары һәм тыңлаучылары әлеге сынауны уңышлы җиңеп чыкты. Аларның һәркайсына махсус сертификатлар тапшырылачак.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

Ә сез Конституцияне беләсезме?
Ә сез Конституцияне беләсезме?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас