

Н.В. Гогольнең “Мертвые души” романындагы саранлыгы белән дан тоткан, бөтен чүп-чарны өенә җыйган Плюшкинның дәвамчысы Уфада яши булып чыкты. Ул еллар буена үзенең фатирына йорт чүплекләрендә яткан кирәксез әйберләрне ташый. Нәтиҗәдә, чүп-чар аның бөтен йортын баса. “Плюшкин” фатиры буйлап үзе генә белгән лабиринтлар һәм өннәр аша хәрәкәтләнергә мәҗбүр була.
Ләкин һәр нәрсәнең ахыры була. Атна азагында фатирга җыелган чүп-чар ишелеп, Плюшкинның үзен баса. Чүп-чар астыннан ул үзаллы чыга алмый. “Плюшкин”га анда сәгатьтән артык вакытын үткәрергә туры килә. Аның туктаусыз кычкыруын ишетеп, күршеләре МЧС хезмәткәрләрен чакыра. МЧСчылар фатирга кергәч, үзләре дә чүп-чар астында кала язалар. Шуңа карамастан, алар, гомерләрен куркыныч астына куеп, “Плюшкин” янына үтеп кереп, аны коткаруга ирешә. Каза күрүченең кайда ятканын алар чүп өеме астыннан күренеп торган аякларыннан чамалыйлар. Шулай итеп, “Плюшкин” коткарыла һәм медицина хезмәткәрләренә тапшырыла.
Менә шулай, көлсәң – көл, еласаң – ела...
Чыганак: Bash.dtp.official