Җәмгыять
8 Декабря 2023, 05:28

В. Путинны гарәпләр зурлап каршы алды

Гарәп илләре белән мөнәсәбәтләр ныгый.

В. Путинны гарәпләр зурлап каршы алдыВ. Путинны гарәпләр зурлап каршы алды
В. Путинны гарәпләр зурлап каршы алды

Россия Президенты Владимир Путин 6 декабрьдә, 2019 елгы пандемиясеннән соң беренчегә Берләшкән Гарәп Әмирлегендә (БГӘ) һәм Согуд Гарәбстанында булды. Ул БГӘ президенты Мөхәммәд бән Заид Әл Нахайян белән сөйләшүләр алып барды һәм Согуд варис принцы, Согуд Гарәбстанының министрлар советы рәисе Мөхәммәд бән Сәлмән Әл Сауд белән очрашты.

 Берләшкән Гарәп Әмирлегенә самолетта килеп төшкәч, һавада Русия әләме төсендәге юллар калдырып, очкычлар очып үтте. Тантаналы каравыл куелган иде, милли көйләр яңгырады.

Путинның бу визитларын "блиц-турне", "көчле ату" һәм "халыкара бергәлеккә сигнал" дип атадылар.

Мәскәүгә кайткач, Президент 7 декабрьдә  Иран президенты Эбрахим Раиси белән Кремльдә очрашты.

Очрашулар нәтиҗәсендә икътисадый һәм технологик килешүләргә ирешелде.

Чыганак: kremlin.

В. Путинны гарәпләр зурлап каршы алды
В. Путинны гарәпләр зурлап каршы алды
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас