Җәмгыять
8 Декабря 2023, 05:54

Пособиеләр түләү тәртибе үзгәрә

Үзгәрешләр 17 яшькә кадәрге балаларга һәм авырлы хатын-кызларга бирелә торган пособиеләргә кагыла.

Пособиеләр түләү тәртибе үзгәрәПособиеләр түләү тәртибе үзгәрә
Пособиеләр түләү тәртибе үзгәрә

Русия хөкүмәте 17 яшькә кадәрге балаларга һәм авырлы хатын-кызларга пособиеләр билгеләү турындагы нигезләмәгә төзәтмәләр кертте. Аерым алганда, түләүләр билгеләнгәндә исәпкә алынмаган гаилә керемнәре исемлеге киңәйтелде. Шулай ук үзмәшгульләр буларак исәпкә алынган ата-аналарның пособие алгандагы хезмәт хакын исәпләү кагыйдәләре төгәлләштерелде. Декабрьдән башлап пособие билгеләгәндә опекага алына торган балаларга ачылган номиналь счетлар буенча процентлар исәпкә алынмый. Моннан тыш, "Ана-героиня" мактаулы исеме, "Ата-ана даны" ордены яки медале өчен алынган түләүләр исәпкә алынмый.

Үзмәшгульлек статусындагы ата-ана елына ике минималь эш хакы күләмендәге акча алса, аңа пособие алу хокукы бирелә. Бу кагыйдә хезмәт керемнәре булмау өчен объектив сәбәпләре булган үзмәшгульләргә һәм үзмәшгульлек өстәмә керем чыганагы гына булган кешеләргә карата кулланылмый.

Моннан тыш, пособие билгеләгәндә, шулай ук 18 яшькә кадәрге яшүсмерләрнең кайда да булса укыганда башкарган хезмәт эшчәнлегеннән алынган керемнәрне исәпләү тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Алар киләсе елның июненнән үз көченә керәчәк.

Чыганак: Русия Социаль фондының Башкортстан буенча бүлекчәсе.

Пособиеләр түләү тәртибе үзгәрә
Пособиеләр түләү тәртибе үзгәрә
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас