Җәмгыять
7 Декабря 2023, 12:35

Тормыш яралу – үзе могҗиза

Бүген Уфада “Тормыш яралу могҗизасы” дип аталган түгәрәк өстәл узды.

Тормыш  яралу – үзе могҗизаТормыш  яралу – үзе могҗиза
Тормыш яралу – үзе могҗиза

Бүген, 7 декабрьдә, Уфадагы Русия Ислам университетында “Тормыш яралу могҗизасы” дип аталган түгәрәк өстәл узды. Чарада күпсанлы медицина, дин әһелләре, студентлар, вакытлы матбугат вәкилләре катнашты. Аларның сорауларына Башкорт дәүләт медицина университетының акушерлык һәм гинекология кафедрасы доценты Лилиана Әнәс кызы Даутова җавап бирде. Ул җыелучыларга хатын-кыз сәламәтлеге, гаилә ныклыгы өчен бала табуның әһәмияте турында сөйләде, аның медицина нигезләре турында хәбәр итте. Ул бала яралудан башлап, аның тууына кадәр үткән вакытны һәм этапларны җентекләп шәрехләде.Шулай ук ул яшь аналарның һәм балаларның сәламәтлеген саклау өчен дәүләт тарафыннан күрелгән чаралар хакында да җентекләп хәбәр итте. “Күпбалалы гаиләләр – җәмгыятьнең һәм ил-Ватанның нигезе ул”. Бу фикер Лилиана Әнәс кызы чыгышының төп лейтмотивы булды. Чынлап та, балаларсыз бу дөньяда яшәүнең мәгънәсе юк. Лилиана Даутова күтәргән мәсьәләләрнең мөһимлеген истә тотып, без киләсе язмаларыбызда аның һәр тезисын җентекләбрәк бирергә булдык. Укучыларыбыз киләсе язмаларда ул сөйләгәннәр белән тулырак таныша алачак.

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo

Тормыш  яралу – үзе могҗиза
Тормыш яралу – үзе могҗиза
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас