

Әлеге хәл 2019 елда булган иде. Салават шәһәрендә банкта эшләүче Луиза Хәйруллина 25 миллиион сум акча урлап качып бар Русиягә танылды. Урлавына бер ай дигәндә Казанда кулга алынды. Акчаларны ире Маратның комарлы уеннарда оттырганын белдерде. Урлауга да ире этәргән булуын әйтте.
“Аеруча зур күләмдә үзләштерү” мәддәсе 10 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота, әмма Луиза Хәйруллинаның йомшарткыч хәле - ике кечкенә баласы бар. Шуңа өстәп күршеләреннән һәм хезмәттәшләреннән уңай характеристикалар алган, шулай ук гаепне таныган һәм чын күңелдән үкенү белдергән иде.
Нәтиҗәдә, Луиза Хәйруллинаны суд гомуми режимлы колониягә 5 елга, ә аның ирен 6 елга хөкем итте. Хәйруллиннарның ике кызы Луизаның әтисе тәрбиясендә булган.
Луиза Хәйруллина эшкә урнашкан, ире белән аралашмый.
Фото: ufa.kp.ru