Җәмгыять
6 Декабря 2023, 05:08

Хирург һәлак булган

 Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсенең 48 яшьлек хирургы махсус хәрби операциядә медицина взводын җитәкләгән.

Хирург һәлак булганХирург һәлак булган
Хирург һәлак булган

Махсус хәрби операция зонасында Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсенең 48 яшьлек хирургы һәлак булган.

Медикның гомере яралыларны алгы сызыктан эвакуацияләгәндә өзелгән.

Ачыклануынча, табиб СВО зонасына 2023 ел башында киткән булган. Ул вакытта аның алдында тыныч халыкка медицина ярдәме күрсәтү бурычы торган.

Соңрак ул яңадан Донбасска китәргә карар итә  һәм медицина взводын җитәкли башлый. Табибның хатыны тол һәм ике баласы ятим калган.

Чыганак: "Комсомольская правда" гәзите сайты. 

Иллюстратив фото. Чыганак: Freepik.

Хирург һәлак булган
Хирург һәлак булган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас