Җәмгыять
5 Декабря 2023, 18:19

Буып үтергән һәм пычак белән тураган

Стәрлетамакта 25 яшьлек кызны үтергәннәр.

Буып үтергән һәм пычак белән тураганБуып үтергән һәм пычак белән тураган
Буып үтергән һәм пычак белән тураган

Бу хәл Стәрлетамак шәһәрендә булган. Чыгышы белән Стәрлебаштан булган 38 яшьлек ир 5 ноябрь таныш кызы белән очраша. Әйбәт кенә аралашканнан соң ирнең фатирына баралар. Анда бераздан араларында каршылык чыга һәм ир 25 яшьлек кызны буып үтерә, аннан гәүдәсен тураклап урманга илтеп күмеп куя. Әлеге ир элек хөкем ителгән кеше була.

Кызны эзләү барышында полиция хезмәткәрләре ирне табып кулга алганнар. Ул гаебен таныган, кызның гәүдәсе күмелгән урыннарны күрсәткән.

Ир-атка карата “Үтерү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер ул сак астында. “Әлеге вакытта тоткарланучылар белән беренчел тикшерү гамәлләре үткәрелде һәм гаепләү белдерелде. Тикшерүчеләр дәлилләрне җыюны  дәвам итә, эш фигурантына карата психолог-психиатрия суд экспертизасы билгеләнгән”, – дип хәбәр итә Тикшерү комитеты.

 

Тикшерү комитеты фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас