

Быел бу өлкәдә мөһим үзгәрешләр булды. Хәзер “Ана капиталы”ннан айлык түләүләрне гаиләдәге 3 яше тулмаган һәр бала өчен алырга мөмкин. Элек ул беренче балага бирелми иде. Өстәвенә, гаиләдә 3 яшькә кадәрге берничә бала булса да, әлеге түләүләрне бары тик икенче бала өчен алырга гына мөмкин иде.
Айлык түләү күләме төбәктәге бер яшәү минимумы тәшкил итә. Башкортстан Республикасы өчен бу – 12271 сум.. Яшәү минимумы күләме үзгәргән очракта, айлык түләү дә автоматик рәвештә үзгәрә, яңа гариза язу кирәкми.
Башкортстанда әлеге түләүне алу өчен һәр гаилә әгъзасының уртача кереме ике яшәү минимумыннан, ягъни 27578 сумнан, азрак булырга тиеш. Әгәр гаиләдә 3 яшькә кадәр берничә бала булып, аларның берсенә түләү алгач та гаилә кереме һәр кешегә ике яшәү минимумыннан артмаган икән, ата-аналар тагын бер балага түләү алырга мөмкин. Бу очракта һәр бала өчен түләүгә гаризаны аерым язарга кирәк.
Чыганак: Русия Социаль фондының Башкортстан бүлекчәсе матбугат хезмәте.