

Республика Башлыгына бу сорауны "Уфимские ведомости" гәзите, “Уфа” журналы мөхәррире Галина Ишмөхәммәтова бирде.
– Мин гел кабатлыйм: безнең иң мөһим байлыгыбыз – милләтләр һәм конфессияләр бердәмлеге. Без барлык нәрсәгә дә әзер булырга тиеш. Бу мәсьәләдә даими эшләргә кирәк. Иң күп мәгълүмат һөҗүме хәзер Башкортстанга юнәлтелгән. Бу эш бер секундка да туктамый. Милләтара бердәмлегебезне ныгытырга кирәк. Монда, һичшиксез, куркыныч бар”, – дип җавап бирде Радий Хәбиров.
Фәләстингә ярдәмгә 1,5 млрд сумга якын акча һәм 20 тонна йөк җыелды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гуманитар конвой әзерли.
Без качакларны кабул итәргә, аларга яшәү урыны бирергә әзер", – дип ассызыклады Радий Хәбиров.