

24 ноябрьдә Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт педагогия университетында балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне профилактикалау мәсьәләләре буенча республика форумы узды. “Профилактика. Хәвефсезлек. Балалар" дип аталган чарада федераль һәм республика хакимият органнары вәкилләре, педагоглар, психологлар, студентлар һәм профилактик исәптә торучы укучылар катнашты. Пленар утырышта форумда катнашучыларны Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтаеның фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Айбулат Хажин, Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбердин, Башкортстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Панчихина һәм Акмулла университетының психология факультеты деканы Лилия Халикова сәламләде.
Чарада Идел буе федераль округының башка төбәкләре белән чагыштырганда, Башкортстан Республикасында балигъ булмаганнарның җинаятьчелеге белән вәзгыять күпкә яхшырак булуы билгеләнде.
Форум эше берничә тематик мәйданчыкта барды. Белгечләр балигъ булмаганнар арасында наркоманияне профилактикалау, педагог-психолог эшендә проблемалы мәсьәләләр, балигъ булмаганнарның хокукка каршы гамәлләрен профилактикалауда ведомствоара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Укучылар һәм студентлар Акмулла университетының универсаль педагогик компетенцияләр технопаркында булдылар. Биредә алар өчен коммуникатив күнекмәләрне үстерү һәм психологик үзрегуляциянең гади алымнары буенча дәресләр узды, алар балаларга үзләрен танып белүдә һәм тирә-юньдәгеләр белән гармонияле мөнәсәбәтләр урнаштыруда ярдәм итәчәк.
Мөнир ВАФИН фотолары.