Җәмгыять
19 Ноября 2023, 05:41

Төнлә суытмакчы

Иртәгә урыны белән -14 градуска кадәр салкын көтелә, ди синоптиклар.

Төнлә суытмакчыТөнлә суытмакчы
Төнлә суытмакчы

Синоптиклар фаразы буенча, якындагы өч көн салкын һәм карлы булмакчы.

Якшәмбе, 19 ноябрьдә, явым-төшем көтелми. Җил көнбатыштан, уртача. Көндез һава температурасы -2, -7 градус.

Дүшәмбе, 20 ноябрьдә, төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән аз гына кар явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, уртача, көндез урыны белән җилле. Төнлә һава температурасы -4,-9 градус, урыны белән -14 градуска кадәр, көндез 0,-5 градус.

Сишәмбе көнне, 21 ноябрьдә, яңгыр катыш юеш кар көтелә, урыны белән бозлавык,  агачларга юеш кар катламы, юлларга кар ятуы, бозлавык булыр, дип фаразлана. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача, урыны-урыны белән көчле. Термометр баганалары төнлә -2,-7 градус, көндез 3,-2 градус күрсәтер, диләр.

Чыганак: Башинформ.

Төнлә суытмакчы
Төнлә суытмакчы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас