Җәмгыять
10 Ноября 2023, 17:28

Бавырда – суалчан!

Башкортстан районнарының берсендә яшәүче хатын-кыз бавырында суалчан йөрткән.

Бавырда – суалчан!Бавырда – суалчан!
Бавырда – суалчан!

Бавырда тасма суалчан йөртү – эхинококкоз сирәк авыруларның берсе. Суалчанның личинкасы кайчандыр хатын-кыз организмына эләккән һәм бавырга урнашкан. Ул үскән һәм куык барлыкка килгән. Аның эчендә паразитлар үскән. Авыру Күмертау хастаханәсендә тикшерелгәндә 70х50 мм зурлыктагы шеш табылган. Ультратавыш диагностикасы белгече Ирина Сычева паразит авыруына шикләнеп артабан тикшеренүгә җибәрә. Эхинококкозаның куркынычы шунда – ул бик акрын үсә. Беренче симптомнарга кадәр озак вакыт узарга мөмкин –  берничә айдан берничә елга кадәр. Шуңа күрә күпчелек хәтта аларның организмында суалчан яшәвен дә белми.

– Вакытында тикшерү фаҗигале нәтиҗәләргә алып килмәгән. Югыйсә паразит кан әйләнеше системасына эләгеп барлык органнар һәм тукымалар буенча таралыр иде, – дип белдергән Башкортстанның Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин. Пациентка Уфаның Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсендә операция ясаганнар. Хәзер ул үзен яхшы хис итә.

 

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас