Җәмгыять
7 Ноября 2023, 04:58

Кытайда безнең товарлар белән кызыксыналар

Сәүдә, туризм бәйләнешләре ныгыячак.

Кытайда безнең товарлар белән кызыксыналарКытайда безнең товарлар белән кызыксыналар
Кытайда безнең товарлар белән кызыксыналар

Шанхайда Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров Beijing Group Company генераль директоры Лю Юнчжэн белән очрашты.  Лю Юнчжэн -- Кытайның иң эре күппрофильле компанияләренең берсенең җитәкчесе. Beijing Group Company ның төп юнәлешләре арасында -- туристик хезмәт, кунакханә бизнесы, шулай ук Кытайга төрле чит ил продукциясе импорты. "Без хезмәттәшлек, инвестицияләр, уртак проектларны гамәлгә ашыру белән кызыксынабыз һәм сезнең компанияләр төркеме мөмкинлекләреннән файдаланырга телибез. Сезнең белән рәхәтләнеп хезмәттәшлек итәчәкбез, -- диде Андрей Назаров һәм регионда инвесторлар өчен уңайлы шартлар тудырылганын билгеләп үтеп. -- Инвесторлар өчен бюрократик киртәләрнең барысы да диярлек бетерелде. Сезне тиздән Уфада Халыкара бизнес атнасында катнашырга чакырам. Монда сез потенциаль бизнес-партнерлар белән очраша аласыз, шул исәптән башка илләрдән".

"Бездә Башкортстан продуктларын сату өчен әзер каналлар,  меңгә якын кибет бар, -- дип сөйләде Лю Юнчжэн. -- Шулай ук туристлык бизнесы өлкәсендә дә хезмәттәшлек итәргә мөмкин. Кытай туристларын Башкортстанга җибәрә алабыз".

Beijing Group Company вәкилләре Халыкара бизнес-2023 атнасында катнашу өчен Уфага килергә ризалыгын биргән дә инде.

Чыганак: Башинформ. 

Кытайда безнең товарлар белән кызыксыналар
Кытайда безнең товарлар белән кызыксыналар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас