

Полиция хезмәткәрләре Туймазыда массакүләм сугышта катнашучы барлык сугыш чукмарларын тоткарлаган. Бу хакта Русия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча бүлекчәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Аңа караганда, Сәүдә үзәгендә массакүләм сугышта катнашучыларның барсы да табылган һәм тоткарланган.
Массакүләм сугышу тышкы видеокүзәтү камераларына да эләккән, ә аннары видеоролик социаль челтәрләр буенча тарала башлаган. Кайбер туймазылылар фаразы буенча, конфликтта Әзербайҗан кешеләре һәм җирле халык катнашкан. Инцидентта катнашучыларның берсе дә медицина ярдәме өчен дә, гариза белән дә полициягә мөрәҗәгать итмәгән.
Беренчел мәгълүматларга караганда, низагка сыра түгелү сәбәпче булган. Полиция бүлегендә каршылыкта катнашучылардан сорау алынган. Яклар бер-берсенә дәгъвалары булмавын белдергәннәр.
Фото: тг-каналындагы видеороликтан скриншот.