Җәмгыять
5 Ноября 2023, 17:11

Кеше гомере бер мизгел

Уфада автомобиль эчтә калдырылган бала белән яр буеннан елгага төшеп киткән.

Кеше гомере бер мизгелКеше гомере бер мизгел
Кеше гомере бер мизгел

Бу хәл Уфаның “ДОК” бистәсендәге  пассажир пристане янында булган. Гаилә елга ярына ял итәргә килә. Ир белән хатыны машинадан чыга, балалары салонда утырып кала.  Шул арада  бала “ручник”ны ычкындыра һәм машина туп-туры елгага таба тәгәрәп китеп суга чума башлый. Әти-әнисе баланы машинадан коткарып кала алганнар, ә менә машина суга чумган. Дөрес, тулысынча түгел, алгы ягы гына. Гадәттән тыш хәлдә беркем дә зыян күрмәгән.

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитетының матбугат үзәге хәбәр итә.

 

Гражданнарны яклау идарәсе фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас