

29 октябрьдә иртән башкаланың Сосновский урамындагы шәхси йортка ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Табиблар баш сөяге җәрәхәте белән өч яшьлек баланың үлгән булуын ачыклаганнар. Баланың әнисе улының ике яруслы караватта йоклавын, төнлә йокы аралаш идәнгә егылып башын ярган булу ихтималлыгын әйткән. Аның сүзләренчә, иртә белән ул балалар бүлмәсенә кергәндә улы идәндә үлеп яткан булган. Тик суд медицина экспертизасы бу хатынның ялганлавын ачыклаган, бала биеклектән егылып түгел, ә каты сугулардан үлгән дип билгеләгән. Хатын берни дә яшерә алмаячагын аңлап, алдагы көнне кич белән бала бик нык холыксызлануын һәм йокларга теләмәвен, шуңа күрә аны йодрыклары белән тынычландыруын таныган. Бала тынып калгач, хатын тыныч кына йокларга яткан, ә иртән үлүен аңлап, ашыгыч ярдәм чакырткан.
Хатынга 38 яшь, ул баланың үз әнисе түгел, абыйсы белән уллыкка алган булган.
Хатынга “Кече яшьтәге баланы үтерү” мәддәсе буенча гаепләү белдерелгән.
Фото: Светлана МАКОВЕЕВА. ufa.kp.ru