Башкортстанда Илеш районыннан булган 17 яшьлек Руслан Хәсәновны эзлиләр. Егет 7 августта өйдән чыгып киткән һәм аның кайда икәнлеге әлегә кадәр билгеле түгел. Югалган егетне эзләү белән шөгыльләнүче Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, егет Түбән Яркәй авылыннан Уфага киткән. Соңгы тапкыр аны 13 августта Уфаның Менделеев һәм Бакалы урамнары чатында күргәннәр.
Руслан Хәсәнов көллияттә укыган һәм полициядә беркайчан да исәптә тормаган. 17 яшьлек егет тәрбияләнгән гаилә имин дип санала, аның тәрбиясе белән әнисе һәм үги әтисе шөгыльләнгән. Моңа кадәр Руслан Хәсәновның өйдән озак вакытка киткәне булмаган. Аның ни өчен Уфага чыгып китүе билгесез.
Тикшерү комитеты фотосы.