Җәмгыять
3 Ноября 2023, 04:24

Башкортстанда 59 ветеран өстәмә акча алачак

50 мең сумлык түләү Ленинград блокадасын өзүгә 80 ел тулуга багышлап биреләчәк.

Башкортстанда 59 ветеран өстәмә акча алачакБашкортстанда 59 ветеран өстәмә акча алачак
Башкортстанда 59 ветеран өстәмә акча алачак

“Ленинград оборонасы өчен” медале яки “Блокададагы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы ветераннары бу ел ахырында 50 мең сум күләмендә өстәмә түләү алачак. Бу хактагы Указга агымдагы елның сентябрендә Президент Владимир Путин кул куйды. Түләүләр Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгына багышлап бирелә. Әлеге дата киләсе елның 27 гыйнварында билгеләп үтеләчәк.

Бер тапкыр бирелә торган түләүне Русия Социаль фондының Башкортстан бүлекчәсе 2023 елның декабрендә һәм 2024 елның гыйнварында башкарачак. Акча Русиядә яшәүче ветераннарга, шул исәптән, даими рәвештә Латвиядә, Литва, Эстониядә, Абхазия, Көньяк Осетия һәм Приднестровьеда яшәүчеләргә күчереләчәк. Безнең республикада «Ленинград оборонасы өчен» медале һәм “Блокададагы Ленинградта яшәүчегә”  билгесе белән бүләкләнгән 59 ветеран түләүләр белән тәэмин ителәчәк.

Башкортстанда 59 ветеран өстәмә акча алачак
Башкортстанда 59 ветеран өстәмә акча алачак
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас